Афиша

Уфада татар китабы клубы ачыла

Аны Рүзилә ЯКУПОВА җитәкли.
Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак. Халыкның китапка, матур әдәбиятка омтылуы – шатлыклы хәл. Ә яшьләрне китап, әдәбиятка мәхәббәт берләштерүе – икеләтә шатлыклы. Уфадагы татар яшьләре үз башлангычлары белән Уфада китап сөючеләр клубы оештырды. Клубны Рүзилә ЯКУПОВА җитәкли. Аның беренче утырышы 28 мартта узачак.
Бу көнне Уфаның китап сөючеләр клубы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча фикер алышу үткәрә һәм әдәбиятка битараф булмаганнарны үз янына чакыра.

12 март көнне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын тапшыру Башкортстанда

Быел ТАССР оешуының 100 еллыгы билгеләнә. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында Русия Федерациясенең федераль округ һәм регионнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза. Эстафетада Улан-Удэ, Кострома, Владивосток, Находка кебек шәһәрләр катнашты.

6 март көнне Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсе ачыла

6 март көнне “Ихлас” мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узачак. Чара “Ихлас” мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллеге белән берлектә оештырылган.
Кыскача белешмә: Нәҗип Нәккаш - Татарстан сәнгать дөньясында үзенчәлекле рәссам. Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта.
Чара 10.30да башлана.

Страницы

Подписка на RSS - Афиша