Мероприятия

Табибларга рәхмәт

Дуслар, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрләрендә сәламәтлек өчен җанын, тәнен кызганмаган чын табибларга рәхмәт җиткерү уңаеннан флешмоб тәкъдим итте.
Флешмобның шарты - #табибларгарәхмәт хештегы астында шушы һөнәргә тугры булган кешеләргә мәдхия йөзеннән милли әдипләребезнең әсәрләреннән табиблар турында шигырьләр, төрле әсәрләрдән өзекләрне урнаштыру.
Башкортстан Республикасы конгрессы татарлары да бу изге эшкә кушыла. Сез дә безгә кушылыгыз, дуслар!
Табибларыбызны данлыйк!

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесе дәвам итә

Һөнәри осталыкка конкурс Башкортстан башкаласының 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре базасында үтә.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” һөнәри бәйгесендә республиканың Бәләбәй, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә, Кырмыскалы, Дүртөйле, Тәтешле, Мәчетле, Краснокама, Балтач, Яңавыл районнары мәктәпләреннән 16 укытучы катнаша.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Башкортстанга да килеп җитте.

Эстафетаны тапшыру тантанасы Уфа «Нур» татар дәүләт театрында үтте. Бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар бинага керү алдыннан Габдулла Тукай һәйкәленә бергәләп чәчәкәләр салдылар.
Бәйрәмне “Нур” театры артистлары ачып җибәрде. Чара официаль чыгышлар, Башкортстанның татар шагыйрьләре иҗаты белән танышу, “Нур” театры артистлары катнашлыгында күркәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Көнүзәк мәсьәлә итеп оешмаларның эш планы үтәлүе алынды һәм җитәкчеләрне борчыган сораулар каралды. Шулай ук Башкортстандагы вәкиллекнең җитәкчесе Альфред Дәүләтшин оешмаларның гомум эш планы белән таныштырды. Чарада Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимовта актив катнашты.

Страницы

Подписка на RSS - Мероприятия