Мероприятия

Туймазы районы мәктәпләре арасында Халыкара туган тел көненә багышланган агитбригадалар конкурсы үтте

Узган атнада Туймазы районы мәктәпләре арасында Халыкара туган тел көненә багышланган агитбригадалар конкурсы үтте.

Бәйгенең "Хәтерлибез, саклыйбыз" турында укучылар үзләренең сугышта катнашкан якташлары турында сөйләде. "Гаиләм ядкаре" этабында сугыш җырлары яңгырады, балалар гаилә архивларында кадерләп сакланган медальләр, патефон, солдат костюмы кебек әйберләрнең тарихы белән таныштырды.

Сәнгатьле уку конкурсында сугыш кырларында батырларча көрәшкән данлыклы татар әдипләре М.Җәлил, Ф. Кәрим һ.б. шигырьләре яңгырады.

IX Җәлил Киекбаев исеменә багышланган Халыкара туган телләр фестивале

2020 елның 20 февралендә Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясендә IX Җәлил Киекбаев исеменә багышланган Халыкара туган телләр фестивале узды. Фестиваль 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан гамәлгә куелган һәм ел саен 21 февральдә тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау максатыннан үткәрелә торган Халыкара туган тел көненә багышлана.

"Урман күле" III татар яшьләре форумы

2020 елның 22-24 февралендә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә "Урман күле" – «Лесное озеро» III татар яшьләре форумы үтте. Форумда Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Уфа, Ижевск, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 40тан артык яшьләр катнашты.

"Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы

20-21 февраль көннәрендә М. Акмулла исемендәге педагогия университетында Халыкара туган телләр көненә һәм профессор, педагог Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган "Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы узды.
Конкурста катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел алар Казан, Алабуга, Арча, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак, Бәләбәй, Кушнаренко, Уфа шәһәрләреннән килделәр.

Страницы

Подписка на RSS - Мероприятия