Фикер язу

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты беренче утырышын уздырды

6нчы июль Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты беренче утырышын җыйды.

Бу яңа сайланган комитетның тәүге утырышы. Ул узган шимбә – 1нче июль Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узган корылтайда сайланган иде. Аңа 22 кеше керә.
Чарада узган корылтай эшенә бәя бирелде. Киләчәккә эш адымнары билгеләнде.

Утырышта корылтайның эшлекле шартларда узуы билгеләнде. Форумдагы Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов һәм Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе татар-урыс кафедрасы мөдире Илсур Мансуровның чыгышларына югары бәя бирелде.

Чарада “Рамазан” төрки-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов та катнашты. Ул Башкортстан дәүләт университетында октябрь аенда Минтимер Шәймиевка багышланган фәнни-гамәли конференция узачагын белдерде. Марат Шәрипов әйтүенчә, кайбер оешмалар моңа каршы чыккан.Башкарма комитет әгъзалары әлеге конференцияне уздыруның мөһимлеген билгеләп, аны оештыруда һәм эшендә катнашырга карар итте.

Чарада социология фәннәре докторы, профессор, оешманың элекке җитәкчесе Рушан Галләмовка Татарстан дәүләт шурасының “Рәхмәт хаты” да тапшырылды.

Берничә атнадан узачак алдагы утырышта оешманың комиссияләре төзеләчәк, корылтайда тулаем кабул ителгән Резолюция тексты расланачак һәм алдагы өч елга оешманың эш планы тикшереләчәк.

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты республика татарларының милли ихтыяҗларын яклауда актив эш итәргә җыена. Яңа Башкарма комитетка уңышлар юлдаш булсын!

Источник: http://kiziltan.ru/news/6794-bashkortstan-tatarlary-kongressy-bashkarma-...

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.