Фикер язу

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе, БР Дәүләт Җыелмасы депутаты, VI съезд делегаты Заһир Хәкимовтан тәэссоратлары белән бүлешүен утендек

- Съезд көн дәвамында эшләсә дә, бер тында утте дә китте. Съездда тагын бер кат миллэтебез өчен горурлык кичердем. Кая гына барсак та, Казан буенча экскурсиягэме, районнар буенча йоргәндәме , милләттәшләребезнең матур тормышларын куреп шатландык. Съезд эшендә килгәндә, яңа устав, “Милли шура” советы тозелүе төп вакыйгалар булды. “Милли шура”га ТРның вице- премьеры Вәсил Шәйхразиевның тәгаенләнүен уңай кабул иттек. Хәзер иҗтимагый оешмалар белән дәүләт арасында килешү процедуралары төзү җиңеләер дип уйлыйм. БТК җитәкчесе Ринат Закировның Шура рәисенең беренче урынбасары итеп һәм Татарларның федераль милли – мәдәни автономиясе җитәкчесе Ильдар Гыйльметдиновның урынбасар булып билгеләнүе уңай күренеш. Р.Закировның вазифасында калуы яхшы, чөнки бергә башланган уртак эшләр һәм элемтәләр өзелмәс.

Башкортстан делегациясе эчендә съездга беренче тапкыр баручылар да булды. Алар Казаннан илһамланып, канатланып кайттылар, дәртләнеп эшләргә көч алдык диделәр. Бер делегат та турист булып бармады: барысы да эшләде, фикер алышуларда да катнашты, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез белән рәхәтләнеп аралаштылар. Бер мисал китерэсем килә.

Кытайда татарлар күп яшәми, 1 процентка җитми. Әмма Кытай параметрында якташыбыз, Борай егете булуын белгәч, бик шатландык. Менә шулай, татарлар бер кайда да югалып калмыйлар. Барысы да югары белемлеләр, зыялылар, туган телне дә беләләр. Америка, Австралия кебек океан артында яшэүче милләттәшләребез үзләре дә югалмаганнар, телне дә онытмаганнар. Ана телебезне балаларына,оныкларына бөтен нечкәләре белән илтеп җиткергәннәр. Алар белән сөйләшкәндә – аралашканда телне камил белүләре, бер генә чит сүз кыстырмыйча сөйләшүләренә таң калдык. Без мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә сэгатьләрне аз бүләләр дип зарланабыз ,кайгыртмый дип хөкүмәткә дә япсарабыз. Әнә чит илләрдә безнең телнең статусы булмаса да, матур итеп

сөйләшәләр ич. Барда гәиләдән башлана шул... Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез белән чагыштырганда мөмкинлекләребез бар, әммә аны тиешенчә файдаланмыйбыз. Алма пеш, авызыма төш дигәндәй, гел хөкүмәттән әзерне көтәбез. Съезд делегатлары, иҗтимагый эшләрне дәвам итәргә, булган мөмкинлекләрне файдаланып, җиң сызганып эшләү максаты белән дәртләнеп кайттылар.

Чыганак: “Өмет” гәзите - http://omet-rb.ru/

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.