Фикер язу

Башкорт Дәуләт Университетының Стәрлетамак филиалында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фәнни- методик семинары булды

Башкорт Дәуләт Университетының Стәрлетамак филиалында- башкорт теле һәм төрки телләре факультетының татар теле һәм чуваш телләре кафедрысы тарафыннан Стәрлетамак төбәгенә якын районнарның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фәнни- методик семинары булды.

Аның бер ничә өлешендә Татарстан Республикасының мәгариф үстерү институты оештырган Рәсәй Федерациясы субъектларындагы белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укытучылары өчен оештырылган чыгышларны тыңлау һәм чыгыш ясаучыларга сорау бирү булды.

Методик вебинардагы, ә аннан соң мәктәпләрдә татар теле дәресләре укыту оештырылу, дәреслекләр, программалар төзү буенча фикер алышулар булды.

Башкортстан татарлары конгрессы Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы белән берлектә Башкортстандагы мәктәпләргә электрон дәреслекләрне кулланырга рөхсәт алынды һәм мәктәпләргә кодлар таратылды.

Татар теле һәм әдәбияте дәресләренә үрнәк эш программалары да укытучылар өчен зур ярдәм булды. Бу семинарда Башкортстан татарлары конгрессының татар телләрен мәктәпләрдә укыту комиссиясенең җитәкчесе Гаскарова Гөлүзә Нуриман кызы да катнашты.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.