Фикер язу

Укучылар олимпиадага җыелды

Уфа шәһәрендә 10-12 гыйнвар көннәрендә 9-11нче сыйныф укучылары арасында милли телләр буенча республика олимпиадасы узды. Моңа кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада аерым үтсә, быел чуваш, мари һәм удмурт телләре буенча бәйге белән бергә узды. Чара Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында үтте.

Татар теле олимпиадасында 110 укучы катнашты. Шуларның 40ы − татар мәктәпләре, 70е − урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак өйрәнүчеләр. Чуваш теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада – 20, удмурт теленнән – 11, мари теле буенча 23 укучы катнашты.
Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, текстка анализ ясадылар һәм инша яздылар.

11 гыйнвар көнне татар теле олимпиадасында катнашучы укучылар татар шагыйрьләре һәм милли оешма вәкилләре белән очрашты. Анда шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Лилия Сәгыйдуллина, яшь шагыйрьләр Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиев катнашты. Алар иҗатлары белән таныштырды, туган телне һөнәри өйрәнү өчен югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга чакырды.

Милли оешмалардан очрашуга Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов һәм Сәхибҗамал республика татар хатын – кызлары оешмасының мәгариф комиссиясе рәисе Флүзә Нәдергулова катнашты. Алар туган телне өйрәнүдә уңышлары өчен балаларга һәм укытучыларына рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырдылар.

12 гыйнвар чараны рәсми ябу тантанасы булды. Анда татар мәктәпләре һәм урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак укучы 9, 10, 11 нче сыйныфлар арасында, ягъни алты төркемдә җиңүчеләр игълан ителде. Аларга республика татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университетының кафедра мөдирләре, галимнәр бүләк тапшырды.

Чуваш, удмурт, мари телләреннән җиңүчеләрне Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шаһиева котлады. Тантана татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендәге концерт белән үрелеп барды.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.