Фикер язу

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллыгына хәтер кичәсе

5 февральдә 19 сәгатьтә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми истәлегенә әдәби-музыкаль кичә уза. Керү бушлай.
Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

Наҗар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйнады. Башка татар шагыйрьләре кебек үк, башкорт әдәбияты дәрәҗәсен күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертсә дә, Наҗар ага үзенең ана телен, үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады һәм икейөзлеләнмәде.

Халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак. Аеруча «Өфе юкәләре», "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һ.б. шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдырылган.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.