Фикер язу

Уфа шәһәрендә I Халыкара “Җәлил укулары” сәнгатьле уку конкурсының 2нче этабы уздырылды.

4 декабрь көнне Уфа шәһәре Дим районының 101нче мәктәбендә I Халыкара “Җәлил укулары” сәнгатьле уку конкурсының 2нче этабы уздырылды. Аны оештыруда Башкортстан Республикасы татар хатын-кызлары “Ак калфак ” оешмасының Дим бүлекчәсе, районның 104нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Венера Әнвәр кызы зур эшчәнлек күрсәтте. Конкурста 50дән артык бала 5 номинациядә чыгыш ясады. Укучыларның чыгышын бәяләүче жюри составында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге дә катнашты. Конкурс бик эшлекле, шул ук вакытта җылы, дулкынландыргыч атмосферада үтте.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.