Фикер язу

Башкортстанда композитор – башкаручы Наиль Шаймарданов үзенең юбилеен билгеләп узды

Башкорстанда композитор – башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Наиль Шаймарданов үзенең 60 яшен билгеләп, Уфа тамашачылары алдында иҗади имтихан тотты.

2002 елдан башлап композиторның бик күп җырлары Татарстан республикасының “Алтын барс”, Башкорстанның төрле иҗади бәйгеләре бүләкләренә лаек була бара.
Туган көненә чакырылган җырчылар: Флорида Исмәгыйлова, Азат Вәхитов, Марат Шәйбәков, Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Илшат Яппаров, Айдар Галимов, Фирдус Тямаев авторның җырларын башкардылар.

Наиль Шаймардановның Казан мәдәният институты буенча сабакташлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова студент еллары хәтирәләрен байкадылар.

Алып баручылар Дамира Сәетова, Илшат Яппаров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар кичәнең бәйрәм атмосферасын тудыруда зур осталык күрсәттеләр.

Кичәнең композитор өчен иң шатлыклы мизгеле – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнүе булды. Бүләкне Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстан республикасындагы вәкиле Алик Локманов тапшырды.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.