Фикер язу

Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үтте

25 декабрь көнне Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ранэль Рубиль улы Зинәтуллин Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, аның актив әгъзалары белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда үткән елда уздырылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга бу нисбәттән перспективалы юнәлешләр барланды, аларны тормышка ашыру мәсьәләләре, оешмаларны борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшенде. Башкортстан татарлары конгрессыннан З.А.Хакимов, Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән А.Ә.Ногманова, БР татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал”оешмасыннан Ф.С.Назарголова, БР татар хатын- кызлары “Ак калфак” ассоциациясеннән Л.Я.Вафина, «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасыннан Н.Ф.Акчурина, Башкортстан татар морзалары Мәҗлесеннән В.М.Кудашева, Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетеннән Мөхәммәт Галләм, татар иҗтимагый хәрәкәтенең ветераны М.Ә.Хуҗиннарның чыгышларында милләткә хезмәт итүдә бергәлек, бердәмлек, яшьләр белән эшләүдә яңа формалар эзләргә кирәклек идеяләре яңгырады.

Очрашуның ахырында Р.Р.Зинәтуллин барысын да Яңа ел белән котлады, шәхси һәм гаилә тормышларында зур уңышлар теләде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.