Фикер язу

"Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы

20-21 февраль көннәрендә М. Акмулла исемендәге педагогия университетында Халыкара туган телләр көненә һәм профессор, педагог Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган "Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы узды.
Конкурста катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел алар Казан, Алабуга, Арча, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак, Бәләбәй, Кушнаренко, Уфа шәһәрләреннән килделәр.
Ике көн эчендә конкурсантларны берничә турдан торган сынаулар көтә иде: визит карточкасын тәкъдим итү, уку йортлары һәм, алдан билгеләнгән тема буенча әзерләгән, эссе белән таныштыру, иҗади номер күрсәтү, ачык дәресләр бирү.
Туган телләр көне бу чаралар белән генә чикләнмәде.
20 февраль көнне "Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсын ачу һәм "Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мөйданчыгы" VI Халыкара фәнни-методик онлайн семинарны ачу тантаналары узды. Онлайн семинар Каюм Насыйри институты локаль челтәре аша Казан-Уфа-Астана-Эзмир шәһәрләре белән туры бәйләнешкә чыгып уздырылды.
21 февраль көнне иртәнге якта туган телләр көненә багышлап күмәкләп диктант язу оештырылды. Республика халкы диктантны алты телдә — башкорт, татар, урыс, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә язды. Текст өчен Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән өзек сайланган иде.
Ә инде төштән соң, җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды. Конкурста катнашучылар исеменә котлау сүзләре яңгырады, фәнни җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Мондый конкурслар яшәргә тиеш!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.