Фикер язу

"Урман күле" III татар яшьләре форумы

2020 елның 22-24 февралендә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә "Урман күле" – «Лесное озеро» III татар яшьләре форумы үтте. Форумда Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Уфа, Ижевск, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 40тан артык яшьләр катнашты.

Ачылу тантанасы кысаларында форумда катнашучыларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сәламләде. Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов исеменнән сәламләү сүзе белән аның МБ Иҗтимагый палатасы буенча ярдәмчесе, «Созидание» мәдәни, социаль һәм спорт инициативаларына ярдәм итү яшьләр үзәге җитәкчесе Мурат Биканаев чыгыш ясады.

«Урман күле " – ул кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу. Форум программасында эшлекле уеннар, танып-белү лекторийлары, нетворкинг, татар өстәл уеннары, актив ял һәм, иң мөһиме, аралашу күп! Өч көн эчендә Форумда катнашучылар кызыклы һәм файдалы лекцияләр тыңлады, төрле мастер-класслар һәм тренингларда катнаштылар, яңа белемнәр тупладылар.

Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, «Бердәмлек» Яшьләр клубы тарафыннан, «Эколь» компаниясе, "Мәскәү татарлар Штабы" ярдәмендә оештырылган.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.