Фикер язу

"Яндекс. Навигатор" татарча сөйләшә аламы?

Автоэкспертлар һәм җәмәгатьчеләр машиналарда татар телендәге юл күрсәткечне көтәләр һәм аны туган телне популярлаштыру өчен кулланырга тәкъдим итәләр. Россия автомобиль хуҗалары Федерациясендә Татарстанда танылган татар шоуменнарыннан ни өчен яңгыратмаска дигән сорау туа.

Татарстанда бүгенге көндә татар телендә 1,765 млн кеше сөйләшә, һәм аларның күбесе — машина йөртүчеләр генә түгел, ә каядыр беренче тапкыр барып җитәргә теләгән кешеләр дә навигатор белән файдаланалар. Хәер, навигаторда татарча яңгырау бу телне белүчеләрне генә түгел, аны өйрәнергә теләүчеләрне дә җәлеп итә алыр иде.

"Татарстанда татар телле навигатор кирәк, — дип саный Татар Пен-үзәге башкарма директоры, язучы Әхәт Мушинский. — Бу республикада икенче дәүләт теле. Метрода белдерүләр рус, татар һәм инглиз телләрендә яңгырый — шулай ук навигаторда да булырга тиеш, дип саныйм!"

"Навигаторның башта яәгырашы буенча ике варианты бар иде — хатын-кызлар һәм ир-атлар тавышы белән, — дип фикер йөртә Россия автомобильчеләр Федерациясе вәкиле Татарстанда
Рамил Хәйруллин. — Танылган кешеләрнең тавышларын куллану мөмкинлеге соңрак барлыкка килде, һәм миндә, никтер, навигатор кем тавышы белән сөйләшә алыр иде дигән уй тумады. Бәлки, Салават тавышы белән? Хәер ... ул җырчы бит. Әйе, аның тавышын бездә беләләр һәм яраталар. Тик Салават җырламаса, сөйләшсә, бу тавыш шулай ук танылырмы? Бәлки, ниндидер танылган татар комментаторы, дикторыдыр".

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.