Фикер язу

Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллинның музее ачылачак.

Бу хакта мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә әйткән иде. Бүген бу хакта Мәдәният министырлыгы сайтында да мәгълүмат басылды.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Әнисенең соңгы көннәре дә Шәммәттә узган.
Әлеге көндә Югары Яркәйнең 1нче гимназиясендә музей-иҗат лабораториясе эшли. Танылган язучылар Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Әхсән Баян иҗатын өйрәнүгә багышланган кабинет-музей заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, ул 2019 елда ачылган. Музейны ачу тантанасына Роберт Миңнуллин үзе дә кайткан иде.

Мәгълүмат "Кызыл таң" гәзите сайтыннан алынды.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.