Фикер язу

Башкортстанда Милли костюм көне онлайн режимда узачак

Дүрт көнгә республика Башкортстан халыкларының милли костюмнары темасына күмелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, 16 апрель БР халыкларының милли костюмнары көне дип игълан ителде, ләкин коронавирус тирәсендәге вәзгыять аркасында планлаштырылган чараларны онлайн режимында үткәрергә туры киләчәк. Тарихи-мәдәни мирасны бәяләүчеләрне мастер-класслар, видеолекцияләр, презентацияләр һәм дәресләр көтә.

"Милли киемне аутентикалау белән бәйле 26 төрле чара каралган. Алар барысы да шул ук исемдәге плейлистта - БР халыклары дуслыгы йорты каналында урнаштырылачак", - дип ачыклык кертте оештыручылар.

17 апрельдә республикада «Милли костюмнарда фото" флешмобы старт ала. Барлык теләүчеләр үз фотографияләрен ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендә #нацкостюмрб #нацкостюм_дднрб #ялюблюнацкостюм хештеглары белән урнаштыра алалар.
Мәгүлүмат https://vk.com/ufatatar сәхифәсеннән алынды

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.