Фикер язу

27 октябрь көнне Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды.

27 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек офисында Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды.

Утырышның көнүзәк мәсьәләсе булып 2021 елда үтәсе Башкортстан татарлары конгрессы съезды хакында сөйләшү булды. Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов әйтүенчә, февраль аенда республикабыз районнарында утырышлар үткәрү каралса, төп чаралар Уфа шәһәрендә 27-28 мартта узачак.
Съезд үз эченә 4 секцияне алачак. Монда мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм эшкуарларга багышланган бүлекчәләр көн дәвамында эшләп киләчәк. "Татар юлы" дип аталган әдәби-музыкаль чара да әлеге съездның бизәге булыр дип ышана Заһир Хәкимов.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.