Фикер язу

Аблай җирлегенең данлы кызы – Рәзинә Мөһиярның юбилей кичәсе

Чакмагыш районының Аблай авыл биләмәсе мәдәният учагында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле зур әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Ул шәжәрә бәйрәме форматында үтте. Әлеге иҗат кичәсенең төп герое Яр Чаллы шәһәре педагогия институты галимәсе, танылган шагыйрә Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөһияр 65 яшьлек матур юбиллен каршылый. Чарага аның әнисе, авылның агәбие–Сәгыйдә апа, гаиләсе, туганнары, сабакташлары, курсташлары һәм укучылары килгән иде. Биредәге авыл халкы да дәррәү килде һәм әүдем катнашырга омтылды. Тантаналы рәвештә үткән чара концерт номерлары һәм шигъри гөлләмәләрдән торган флешмоблар белән үрелеп барды.
Шәжәрә бәйрәмен-юбилей кичәсен Аблай мәдәният йорты мөдире, авылның йөзек кашы булган моңлы сандугач Лида Сәгыйть кызы Шәяхметова һәм биредәге әйдәүче китапханәче, сценарий авторы Рәзифә Тимерҗан кызы Арсланова әдәби зәвыклылык белән алып бардылар. Музыкаль җитәкче, нәфис сүз остасы, үзешчән җырчы Гөлназ Мәхмүт кызы Ибраһимова һәм бию белән Лилия Хәдис кызы Мәҗитова бизәде. Ахырдан зур чәй табыны булды. Данлы Аблай авылы мәдәният йортында үткән бәйрәмдә “Башкорстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе, Башкортстан Республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Юлай Азамат улы Низаев та катнашты, ихлас тәбрикләү теләкләрен җиткерде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.