Фикер язу

Хуш киләсең, Сабантуй!

Кырларда чәчү эшләре төгәлләнгәч, зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәм ул – Сабантуй. Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.
Буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм ул.
Башкортостанның 50 районында 3 һәм 12 июньдә Сабантуйлар үтте. Башкортостан татарлары конгрессы һәм аның райондагы һәм шәһәр бүлекчәләре Сабантуй бәйрәмен оештыруда актив катнашты. Күпчелек районнарда татар тирмәләре оештырылган иде. Анда һәркемне җыр-моң белән каршы алдылар, халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреш әйберләре, кәсепләре белән таныштырдылар һәм милли ашларыбыз белән сыйладылар.
5 июндә Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Аургазы районы Сабантуенда катнашса, 12 июндә Гафури районы Сабантуенда катнашты. Кайбер районнарның татар милли йортларында конгрессның байрагы җилфердәде.
Башкортостанның һәрбер районында Сабантуйлар узса да, республика күләмендә Сабантуйлар юк иде. Башкортостан татарлары конгрессы Иглин районы Олы Теләк авылында республика Сабантуен үткәрә башлаган иде, әмма, 2020 елны пандемия сәбәпле, Башкортостанда Сабантуйлар оештырылмады.
Быел 2021 елның 2 июлендә Иглин районының Олы Теләк авылында билгеле эшмәкәр Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында Республика күләмендә Сабантуй узачак.
Шушы Сабантуйда Сезне дә көтеп калабыз!
Гафури районында узган Сабантуеннан күренеш:
https://vk.com/zagirkhakim?z=video499972800_456239035%2Ff6b5384b60d507a0...

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.