Фикер язу

«Бабай утары» сәләтле балаларга ял оештырды

Гадәткә кергәнчә, җәйге каникул көннәрендә Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында «Бабай утары» дип аталган үзенчәлекле этнографик комплекста балалар өчен җәйге лагерь оештырылган иде. Әлеге лагерь торган саен зуррак популярлык казана. Лагерьның юнәлеше — туган як табигате белән якыннан танышу. Республикабызның төрле якларыннан һәм күрше төбәкләрдән җыелган балалар татар телен ныграк өйрәнергә, камилләштерергә дигән максат белән дә киләләр.
Алар, сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, спорт чаралары, төрле бәйгеләр дә оештырыла. Анда һәркем үзенең барлык осталыкларын, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтә.
Смена азагында балалар өчен милли рухлы бәйрәм - Сабантуй оештырылды.
Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче «Бабай утары» дип аталган үзенчәлекле этнографик комплекс соңгы дүрт гасырны бергә тоташтыра.
Бабаларыбыз XVII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар, абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы. Андагы хуш ис! Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне – нәкъ менә шундыйлардан.
Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе, ул шулай ук җырчы, композитор, шагыйрь буларак та билгеле
шәхес.
Башкортостан татарлары конгрессы әлеге лагерьны оештыруда катнашкан һәркемгә чиксез рәхмәтен җиткерә.
Киләчәктә дә милләтебез йолаларын, гореф-гадәтләрен саклаучы милли бәйрәм-чаралар артып торсын дигән теләктә калабыз.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.