Фикер язу

Шаран районында татар мәдәнияте айлыгы аулак өй йоласыннан башланды!

Шаран районында татар мәдәнияте айлыгы аулак өй йоласыннан башланды. Айлак өй ата-бабаларыбыздан килгән традицион кич утыру йоласы. Олылар кунакка киткәндә, өйдә үзләре генә калган кызлар яшьләрне кунакка чакырып, җырлап, биеп күңел ачканнар - болар барысы да «Аулак өй» дип аталган. Кызлар шул аулак өйләрдә үзләренең хезмәт сөючәнлекләрен, осталыкларын күрсәткән, башкалардан яңа күнекмәләр өйрәнгән. Егетләр үзләренә булачак кәләш күзләгән. Барысы да шаярып, көлеп, җырлап, уйнап танышкан, дуслашкан. Шаранлылар да Түбән Ташлы авылы мәдәният йортында халкыбызның күркәм йолаларының берсе - аулак өй бәйрәмен оештырып күңел ачтылар. Әлеге бәйрәмдә «Сердәшләр» җирле фольклор ансамбле һәм «Нур» театр коллективы татар милли киемнәрендә борынгы татар халык җырларын, такмакларын, биюләрен башкардылар. Шулай ук, борыңгы халык уеннарыбызны уйнадылар. Һәрбер уенда җиңелгән катнашучыга нинди дә булса бирем бирелде - җыр җырлау, бию, табышмак чишү, тиз, такмаклар җырлау һ. б.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.