Фикер язу

Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт

Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Дәүләт җыены Корылтай депутаты - Заһир Әхсән улы Хәкимов Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар белән БР "Ак калфак " татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның шәхси китапханәсендә кунакта булдылар.
Мәртәбәле кунаклар: Данис Фәнис улы Шакиров-Бөтендонья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе, Марс Рифкәт улы Тукаев-Бөтендонья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Әлфред Әмир улы Дәүләтшин - Ботендонья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге җитәкчесе, Зәлия Рәфис кызы Ахунова-"Роксана " радиосы "Шәрык" иҗади берләшмәсе дикторы, Флёра Гәбделхәй кызы Шәрипова-җырчы, күп җырлар авторы, рәссәм, Эльвира Вәкил кызы Ямалетдинова-"Кызыл таң"хәбәрчесе.
Татар халкының күркәм сыйфатларының берсе "Кунак каршы алу" йоласы. Безнең татар халкы борынгыдан кунакчыл hәм юмарт булган. Әлеге кичәдә дә кунакларны чәк- чәк белән каршы алдылар. Безнең халкыбыз хуҗаларга ихтирам йозеннән кунакка hәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Данис Фәнис улы гореф-гадәтләрне саклап калуда, мәдәниятне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Чишмә районы Ярми авылының мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Харас кызы Сарварованы Бөтендонья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде hәм Чишмә районы китапханәләренә кыйммәтле бүләк- 400гә якын татар телендә китаплар бүләк итте. Шулай ук, Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Дәүләт җыены Корылтай депутаты Заhир Әхсән улы Хәкимов шул ук Чишмә районы Ярми авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ринат Харас улы Галикеевны бүләкләде. "Коры табынга кунак утыртмыйлар"-ди безнең халык. Сәгать иртәңге 8 булуга карамастан Ярми авылының уңган хуҗабикәсе Зилә Карачуринаның бәлеше әзер иде.Кунакны сыйлау -үзе бер хөрмәт, ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк. Борынгы татар халык җырын Киреева Люция яшь егетебез Айдарның гармунына кушылып җырлап җибәрде. Флёра ханым "Кардан чәчкә эзләдем"дип аталган китабын кунакларга бүләк итте. Данис Фәнис улы бу китаптан " Милләттәшләргә" дигән шигырь юлларын бик матур итеп укып ишеттерде. Милләтебезне ,туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларны саклап яшь буынга җиткеру "Ак калфак" лы ханымнарның төп бурычы дип йомгаклады Люция Ябир кызы очрашуны. "Әдәпле кунак, китәр вакытын узе белер"- ди халык. Кунакларны җыр-бию белән озатып калдылар.
Якты йөз, тәмле сүз бар милләтне дә бердәм итә, дуслаштыра!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.