Фикер язу

“Солдат альбомы” конкурсы СТАРТ АЛДЫ

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс оештыра.
Конкурс ике номинациядә уздырыла: “Инстаграм” номинациясе һәм “Солдат хатлары” – инша номинациясе.Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Конкурс нигезләмәсе белән әлеге язма астында таныша аласыз.
Бәйге 25 нче гыйнварда башланып, 14нче февральгә кадәр дәвам итә.
Оештыручылар финалга чыгучыларны сайлап алып, җиңүчеләр исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә игълан ителәчәк. Бүләкләү көне һәм вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк.
Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга. Иншаларны “Татарлар” газетасында бастырырга хокуклы.
“Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакырып калабыз!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.