Фикер язу

ТАТАРНЫҢ ДАНЛЫ УЛЛАРЫн туган көннәре белән котлыйбыз!

Бүген, 3 февраль, Татар халкының күренекле уллары, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимовның гомер бәйрәмнәре!
Васил Габтелгаяз улы да, Заһир Әхсән улы да шактый еллар телебезне, милләтебезне саклау һәм үстерүгә күп көч салган шәхесләр.
Хөрмәтле Васил Габтелгаяз улы һәм Заһир Әхсән улы! Сезне, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән гомер бәйрәмегез –туган көнегез белән котлыйбыз!
Сезгә корычтай нык тазалык һәм тормышыгызда меңәрчә бәхетләр насыйп булсын! Алга таба да, татар халкы үсешенә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.