Фикер язу

Рух. Дәрт. Моң.

“Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов “Рух.Дәрт.Моң” татар мәдәнияте ачык зональ фестивале гала концертында катнашты.
Дәртле, күңелле, халыкчан, шатлыклы, илһамландыручы зональ "Рух.Дәрт.Моң." татар мәдәнияте фестивале концерты 11 мартта массакүләм рәвештә Бижбүләк мәдәният сарае сәхнәсендә узды.
Ачык зональ фестивальнең сайлап алу туры узган елның 22 ноябреннән 27 ноябренә кадәр Бижбүләк мәдәният йорты сайтында онлайн форматта узды. Сайлап алу турында оештыру комитеты адресына республиканың 15 районыннан, 2 шәһәреннән 104, һәм күрше Татарстан республикасыннан 4 гариза килде.
Менә шуларның иң талантлылары һәм колоритлылары, иң осталары - Миякә, Федоровск, Борай, Туймазы, Стәрлебаш һәм Бижбуләк районнарыннан һәм Туймазы шәһәреннән килгән 13 татар иҗат коллективы - гала-концертта, Бижбүләк мәдәният йортының төп сәхнәсендә көч сынашты. Килгән һәр тамашачы гала-концерт алдыннан мәдәният йорты фоесында оештырылган милли мәдәниятне, халыкларның тарихи традицияләрен чагылдыручы декоратив гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышты.
Гала-концертны Бижбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Данилов Алексей Александрович ачты. Сәламләү сүзендә, Алексей Александрович район хакимияте исеменнән фестивальдә катнашучыларны җылы сәламләде һәм аларга уңышлар һәм яңа иҗат югарылыкларына ирешүләрен теләде.
Йомгаклау туры катнашучылары үзләренең осталыкларын 6 жанрлы юнәлеш буенча күрсәттеләр. Алар: «халык вокалы», «эстрада вокалы», «хореография», «фольклор», «инструменталь иҗат» һәм «декоратив - гамәли һәм халык кәсепләре». Татар иҗат ансамбльләренең чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Һәр номер татар халкының бай һәм уникаль мәдәнияте турында сөйләде, тамашачыларны көчле хис-кичерешләр, якты костюмнар һәм матур башкару белән сокландырды.
Заһир Хәкимов фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерде, аларга иҗади уңышлар теләде һәм бүгенге фестиваль аралашу, үсеш, татар халкының бай мәдәниятен саклау мәйданчыгы булды, дип билгеләп үтте. Ул Бижбүләк районы хакимиятенең бу фестивальне даими рәвештә уздыру теләген хуплады һәм фестиваль Башкортостан Республикасы халыклары арасында дуслыкны, үзара аңлашуны һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәчәгенә ышанычын белдерде.
Шулай ук, Заһир Әхсән улы фестивальне оештыручыларның берсе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Бижбүләк бүлекчәсе рәисе Мосаева Лилия Марсель кызына Башкортостан Республикасы татарлары конгрессының рәхмәт хатын тапшырды.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм фотолар Бижбуләк районы мәдәният йорты сайтында: https://xn--90aajgjchgadf7exa3o.xn--p1ai/novosti/gala-kontsertu-otkrytog...

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.