Фикер язу

"Туган тел" татар җыры башкаручылар конкурсы

"Туган тел" татар җырын яшь башкаручылар конкурсы 27 ел элек 1995 елда беренче тапкыр оештырылды. Ул вакытта конкурсның оештыручысы Башкортстан татар яшьләренең «Азатлык» берлеге иде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Туган тел” конкурсына бәйле хатирәләре белән уртаклашканча, 1995 елда беренче конкурсны үткәрү бик җиңелдән булмаган. Финанс кыенлыклар аркасында сәхнә дә бай бизәлмәгән. Әмма, оештыручылар югалып калмый, ватман кәгазенә зур итеп конкурс исемен язып, ул хәрефләрне кисеп алып һәм энәләр белән сәхнә пәрдәсенә беркеттеп чыкканнар. Заһир Әхсән улы әйтүенчә, ул вакытта сәхнә бизәлешенә караганда, сәхнәнең үзендә барган чара күпкә мөһимрәк иде.
1995 елда беренче конкурсны үткәргән команда бүгенге көнгә кадәр инде 27нче ел конкурсны уңышлы гамәлгә ашыру өстендә тырышып эшли. Алик Луманов, Идрис Газиев, Айрат Халиков - конкурсның беренче көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр әлеге конкурс белән эшләүчеләрнең бер өлеше.
Башкортстан республикасы татарлары конгрессы оештыручы командага конкурсны камилләштерү өчен салган хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтен җиткерә.
Хәзер инде "Туган тел" конкурсы бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрелде.
Быел конкурста төрле яшьтәге башкаручылар катнашты. Балалар да булды. Катнашучылар арасында яшьләр күп идее, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Катнашучыларның географиясе дә киңәйде. Башкортстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән тыш, конкурста Татарстан Республикасы, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия, Пермь һәм Саратов өлкәләре вәкилләре катнашты. Барлыгы 197 катнашучы гаризасы килгән.
Конкурсның финал өлешенә 16 катнашучы сайланып алынды. Алар:
1. Әхмәдҗанов Марат Илдар улы, БР, Туймазы районы
2. Закиров Зөлмир Зинфир улы, БР, Яңавыл районы
3. Сафин Нурислам Рафаэль улы, ТР, Балтач районы
4. Фәтхетдинова Ильвина Илнур кызы, РБ, Туймазы районы
5. Әхтәрев Илнар Нәҗип улы, Свердловск өлкәсе, Первоуральск шәһәре
6. Биянова Алина Эдий кызы, Удмуртия Республикасы, Балтач районы
7. Сираҗиева Илзирә Илһам кызы, Татарстан Республикасы, Арча районы, 8. Шәйхесламов Илмир Илдар улы, БР, Уфа шәһәре
9. Галиев Азат Марат улы, РБ, Бижбүләк районы
10. Гафиятуллин Эдуард Олег улы, ТР, Бөгелмә районы
11. Кильдеев Илһам Рәис улы, Саратов өлкәсе
12. Сираҗиева Глүзә Абрар кызы, Татарстан Республикасы, Әтнә районы
13. Костюк Артем Роман улы, Мордовия Республикасы
14. Нигамаев Нәфис Тимергази улы, БР, Нефтекамск шәһәре
15. Хәйдәршин Айгиз Винер улы, БР, Балтач районы
16. Хисамов Илнар Фарат улы, Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Урмаево авылы.
8 апрель Дүртөйле район мәдәният йорты тамаша залында "Туган тел" татар җырын башкаручыларның XIV Республика ачык конкурсының гала-концерты узды.
Сәламләү сүзе белән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады.
Бәйгедә катнашучыларны котларга дип танылган кунаклар - БР мәдәният министры урынбасары Г.И. Хәмитова, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Халиков.
Шул ук көнне, Гала-концерт вакытында, “Туган тел” татар җырын ялгыз башкаручыларның XIV Республика ачык конкурсының Гран-При иясе игълан ителде. Ул - Чувашия Республикасыннан Хисамов Илнар Фәрат улы!
Конкурсны оештыруда ярдәм иткән өчен, Дүртөйле районы администрациясенә, БР Мәдәният министрлыгына, Республика халык иҗаты үзәгенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы әлеге чын татар җыры бәйрәменә әйләнгән матур чарада оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзен җиткерә.
Конкурста катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар, алга таба һөнәри үсеш телибез, тамашачыларны үз чыгышларыгыз белән тагын күп еллар шатландырыгыз!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.