Фикер язу

туган телгә ихтирамны моң аша җиткерү

Инде хәбәр ителгәнчә, 8 апрель көнне Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры башкаручыларның республика конкурсы узды.
Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны халыкта зур резонанс тудырды.
Республика күләмендәге конкурс дип аталса да, быел Башкортстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән тыш, конкурста Татарстан Республикасы, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия, Пермь һәм Саратов өлкәләре вәкилләре катнашты. Барлыгы 197 катнашучы гаризасы килгән.
«Туган тел» татар җыры башкаручыларның республика конкурсы хакында бик күп җылы һәм уңай бәяләмәләр яңгырый. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Конкурс үзенең исеменә һәм җисеменә туры кала бирә, туган телгә ихтирамны моң аша җиткерү бурычын үти ул.

«Туган тел» татар җыры башкаручыларның республика конкурсын сәхнәдән карау бәхетенә ирешмәгән милләттәшләребез өчен “Дүртөйле – TV” әзерләгән репортажга сылтаманы калдырабыз: https://vk.com/dyurtyulitv?z=video-89205737_456244222%2Fc39b1c06378b5e5b...
Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы битендә матур фоторепортаж урнаштырылган: https://vk.com/tatarcongress?w=wall-57877274_18887
Казаннан килгән кунагыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Халиков Илгиз Илдар улы шулай ук конкурс хакында үз фикерләре белән уртаклаша:
https://vk.com/id14197289?w=wall14197289_5061
“Туган тел” татар җырын башкаручылар республика конкурсының үзешчән җырчылар өчен этәргеч булуы хакында “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы язды:
https://kiziltan.ru/articles/millt/2022-04-11/azat-galiev-tugan-tel-konk...
“Туган тел” конкурсын башлап җибәрүгә күп көч салучы, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов әлеге конкурсны иң беренче тапкыр оештыру хәтирәләре белән бүлешә:
https://vk.com/zagirkhakim?w=wall499972800_156
Дүртөйле муниципаль район башлыгы Риф Йосыпов үзенең сәхифәсендә әлеге матур чара хакында фикерен белдерде һәм фотолар урнаштырды:
https://vk.com/yusupovrif?w=wall532529901_4261

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.