Фикер язу

«Авыл кызы - 2022»

15 апрель Югары Кыйгыда Республикабының төньяк-көнчыгыш районнары өчен оештырылган «Авыл кызы - 2022» зональ конкурсының финалы узды. Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы әлеге әһәмиятле һәм матур конкурсны гамәлгә куючыларның берсе булды.
«Авыл кызы - 2022» конкурсының төп максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр иде:
- авыл халкының иҗади потенциалын ачу;
- авыл җирлегендәге тормышны пропагандалау һәм популярлаштыру,
- яшьләрнең традицион милли мәдәният чыганаклары белән кызыксынуын арттыру,
- туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү,
- яшьләрнең рухи дөньясын баету,
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,
- милли йолалар һәм традицияләрне пропагандалау, авыл яшьләрен иҗади эшчәнлекнең төрләренә җәлеп итү.
Конкурсның оештырылу дәрәҗәсенә югары иде. Катнашучылар арасында студентлар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре булды. Һәрберсе югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте Катнашучы кызларның барысы да үзләренең иҗади сәләтләрен һәм осталыкларын гына түгел, туган якның матурлыгын һәм туган якка мәхәббәтне дә күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларның осталыгын, талантын һәм зирәклеген компетентлы жюри бәяләде. Алар арасында "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы" башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов һәм күп еллар дәвамында "Нәүрүз гүзәле" һәм "Татар кызы" конкурсларының директоры - Зәлия Рәфис кызы Ахунова да бар иде.
«Башкортостан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов конкурста катнашучыларның берсенә диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук, ул Кыйгы районы администрациясенә һәм шәхсән Кыйгы муниципаль район башлыгы - Зөһрә Мәулетбай кызы Гордиенкога конкурсны оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Заһир Әхсән улы киләчәктә конкурс алга таба да үткәрелер һәм Кыйгы районының бренд чараларының берсенә әверелер дигән ышаныч белдерде.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.