Фикер язу

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышлап, Башкортстанда күп чаралар узды

26 апрель көнне, Халкыбызның бөек шагыйре татар әдәбияты классигы, яңа татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көне.
Г. Тукай шигърияте үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә күп әдипләр өчен рухи маяк, илһам һәм акыл чыганагы булып торган шәхес. Тукайның тормыш юлы дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, ул иҗат утында янып яши, искиткеч зур әдәби мирас калдыра, халыкка хезмәт итүнен бөек үрнәген күрсәтә.
Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сигез ел гына дәвам итә. Ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.
Габдулла Тукайның туган көнен мәйданнарда бәйрәм итү, башка төрле кызыклы һәм әһәмиятле чаралар оештыру матур бер традициягә әйләнде. Республикабызның башкаласында - Уфа шәһәрендә дә халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны зурлап бәйрәм ителде. Иртәнге якта Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале финалына узган катнашучыларның чыгышлары булды. Балалар аннан соң остаханәләрдә шөгыльләнде.
Төштән соң бөек шагыйрьнең һәйкәле алдында шигырь бәйрәме оештырылды. Монда теләгән һәркем яраткан шигырен укый алды. “Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары катнашлыгында җыр-моң, шигърият кичәсе белән дәвам итте. Ахырда “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Татар халкының яраткан улы Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының урындагы бүлекчәләрендә дә Тукай туган көненә багышланган чаралар узды. Туймазы татар үзәгендә урнашкан шагыйрь бюсты янында Шигърият бәйрәме узды. Чарада Бәләбәй, Шаран районнарыннан милләттәшләребез дә катнашты. Балалар һәм өлкәннәр Тукаебызның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләләрен укыды, аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.
Бар гомерен мөгаллимнәр әзерләүгә багышлаган данлыклы Бәләбәй педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин Тукай әсәрләрендәге канатлы сүзләргә игътибар итте.
Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының Бәләбәй шәһәрендәге бүлекчәсендә мәктәп укучылары өчен "Тукай моңнары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Шулай ук, Нуриман районы бүлекчәсендә "Тукай безнең күңелдә" дигән чара оештырылды. Укучылар шагыйрьнең тормышына, иҗатына кагылган сорауларга җавап алдылар. Яратып укыган "Шүрәле", " Су анасы" әкиятләре, " Туган тел", "Кызыклы шәкерт", " Эшкә өндәү", " Бала белән күбәләк" һ.б бик күп шигырьләре сөйләнде.
Бүздәк районының Иске Таулар авылы бүлекчәсендә "Без Тукайлы халык" дип исемләнгән әдәби дәрес узды. Анда 5 сыйныф укучылары Тукайның шигырьләрен укыган, әкиятләрен сәхнәләштергән.
Туймазы татар дәүләт драма театрында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136ел тулуга багышланган мәдәни чарада шагыйрьнең шигырьләре, татар халкының җырлары, биюләре урын алды. Ә иң тантаналы ноктасында, ел дәвамында туган тел буенча бәйгеләрдә катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылар һәм укытучылар бүләкләнде.
Шулай ук, социаль челтәрләрдә Тукайның шигырьләрен уку буенча флешмоб оештырылган иде. Шунысы күңелле, әлеге флешмобта катнашучылар саны елдан-ел арта бара, географиясе киңәя. Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов фикернчә, флешмоблар аша бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗат җимешләре киң таралу ала һәм аның популярлыгы тагын да арта.
Бернинди чикләүләр, авырлыклар әлеге көннең әһәмиятен һич кенә дә киметә алмый, шуңа күрә бөтен татар дөньясы аны мөмкин булганча зурлап уздырырга тырыша.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.