Фикер язу

Бөтендөньяга таралган милләттәшләребездә Башкортстан татарларының өлеше зур

30 июлдән 2 августка кадәр Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездыннан алган тәэсирләр белән уртаклашуны дәвам итәбез.
Изге Болгар шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары флешмобта катнаштылар. Флешмоб барышында делегатлар тезелешеп басып “татарлар” сүзен төзеделәр.
Видеоны сылтама аша карап була: https://vk.com/id656313213?w=wall656313213_220%2Fall
Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов әйтүенчә, әлеге флешмоб барышында “татарлар” сүзен төзүдә 100дән артык Башкортстан татарлары катнашкан кебек үк, бөтендөнья татарлары хәрәкәтендә дә Башкортстан татарларының өлеше зур.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.