Фикер язу

Котлаулар кабул итегез!

Бүген, 3 февраль көнне, "Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели.
Халкыбызның горурлыгы булган җор телле, моңлы күңелле, эшсөяр фигыльле ул-кызлары бихисап. Аларның күбесе, үзләренең талантлы булмышына артык ихтибар таләп итмичә, сабыр гына милләт йөген тарта килә. Алар тарафыннан аһ-зар да, буш шау-шулар да ишетелми, бары тик ихласлык, җаваплылык белән башкарылган фидакарь хезмәт салына. Шундыйларның берсе - Башкортстан татарлары конгрессының Башкрма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хакимов!
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була.Тырыш, сабыр холыклы, үз эшенең чын остасы булган җитәкчебез тормыш сукмакларын күркәм гамәлләр белән бизәп яши. Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтли. Күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булуы да моның ачык дәлиле булып тора.
Күңел хәләте нинди – тышкы кыяфәт тә шундый була. Бик яшь күренә Заһир Әхсән улы! Үз-үзең белән килешеп, дөньяга сөенеп, тормышыңнан кәнәгать булып, яңа эшләргә дәртләнеп яшәгәндә генә еллар кагылмый ул.
Энә очы кадәр эш майтарып, шуны дөядәй күреп йөрүчеләр бар. Андыйлар янында үз hөнәренең остасы булган профессионаллар күзгә дә ташланып бармый. Тыйнаклык – талантның сеңлесе, диләрме... Үз hөнәренең остасы булган шәхесләр мактауга да, алкышларга да мохтаҗ түгел, алар эшне җиренә җиткереп эшләүдән, кешеләргә изгелек итә алудан тәм таба, җан рәхәте ала. Шундыйларга ияреп, яшәеш арбасы алга таба тәгәри дә…
Коронавирусның иң көчле вакытында, урамга да чыгарга ярамаган көннәрдә аз керемле гражданнар гаризалары буенча азык-төлек җыелмалары өләшә ул, туган көнендә бердәмлек үрнәген күрсәтеп Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә, хәрби частьләргә, госпиталләргә ярдәмне илтеп тапшырыр өчен бүген дә ул үз машинасы белән юлда!
Кайда гына булмасын, нинди генә эш башкармасын, үз халкына, туган теленә, туган җиренә тугры булып, милләтен данлаучы, илен күтәрүче ир - Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов!
Заһир Әхсән улы! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, дәрт-дарман белән яңадан-яңа хезмәт биеклекләренә үрләргә язсын! Сезнең кебек разведкага бергә барырлай егетләр кирәк җәмгыятькә, шуңа әле күп еллар сафта калыгыз! Күңелегездә яшьлек дәрте сүнмәсен, хисләрегез сүрелмәсен, юллар – якты, офыклар нурлы булсын!
Кыя тауның очларына менеп оя кора бары бөркетләр,
Ил күтәрер йөкне иңдә йөртә, сезнең кебек тырыш егетләр.
Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтли, арта бара кадер-хөрмәте,
Гомер китабының һәр битенә бизәк сала куйган хезмәте.
Үлчәнмәгән Сездә рухи ныклык, ташып тора җанда егәрлек,
Бирсен Аллаһ Сезгә ныклы саулык, гомер тауларына менәрлек!

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.