Фикер язу

Уфада Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе сайланды

Корылтай эшендә 400гә якын делегат катнашты.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп яңадан Заһир Хәкимов сайланды. Бүген, 1 июльдә Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессы җыенында Бөтендөнья татар конгрессының август аенда Казанда узачак VI корылтаена делегатлар сайладылар. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Уфа корылтаенда бүген 400гә якын делегат, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, хөкүмәт башкарма органнарыннан, шулай ук республиканың иҗади интеллегенция һәм милли-мәдәни оешма вәкилләре, күршедәш өлкәләрдән кунаклар катнашты.

Оешманың биш еллык эшчәнлеге турындагы докладны анализлау барышында Башкортстан татарларының бүгенгесен һәм киләчәген билгели торган төп мәсьәләләр: туган тел, мәдәният һәм традицияләрне саклау һәм сыйфатлы итеп үстерү; гасырлар дәвамында күпмилләтле Башкортстан тарихын, полиэтник мәдәниятен кулга-кул, иңгә-иң торып яшәтүче башка халыклар белән татар милләте вәкилләренең үзара элемтәләре ; белемле, әхлаклы, җаваплы яшьләр тәрбияләү, аларга тормышта үз урынын табу өчен шартлар тудыру, республикада милләтара дуслыкны саклау мәсьәләләре тикшерелде.

“Башкортстан татарлары - төбәкнең иң күпсанлы этник төркеме, бүген халык хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт куя, җәмәгать тормышында катнаша һәм республиканың үсешенә, Башкортстанда милләтара килешеп яшәү һәм гражданнар арасында тынычлыкны ныгытуга үз өлешен кертә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Башкортстан Республикасы Халыклар ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина. – Бүгенге корылтай – беренче чиратта – "Зур тизлек белән барган глобальләшү чорында үз йөзеңне ничек саклап калырга? Күпмилләтле төбәк шартларында ничек итеп сыйфатлы, дустанә һәм уңышлы тормыш алып барырга?" дигән сорауларга җавап эзләү ул". 

Корылтай уздырылган “Нур” театрында Башкортстандагы татар җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге турында һәм халык һөнәрчелеге үрнәкләреннән стендлар куелган иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты делегациясе, Уфадагы корылтай тәмамлангач, II Республика Сабан туенда катнаша. Аны Иглин районының Олы Теләк авылында Башкортстан татар конгрессы оештыра.

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.