Салават шәһәрендә – Ураза бәйрәме

Ураза бәйрәме - барлык мөселманнар өчен изге айның тәмамлануының билгеләүче бәйрәм. Бу айда һәр дин кешесе файда белән вакыт үткәрә үз гамәлләре турында уйлана, рухи чистарыну юлын үтә һәм барлык фикерләрен Аллаһы Тәгалә исеменә юнәлтә.

Гает-намазлардан соң бәйрәм үзәк мәйданга күчте

Район үзәге мәчетләрендә гает-намазлардан соң бәйрәм үзәк мәйданга күчте. Мәчетле мөхтәсибәте балалар өчен традицион хәйрия чарасы оештырды.

Мөселмәннәрне Мәчетле районы мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Айрат хәзрәт Борһанов һәм район мәдәният йорты башлыгы Радик Шәрәфисламов котлады.

"Хушлашмый китәм..."

Нефтекама татар- милли мәдәни Үзәгендә үткән чара шулай аталды. Ул " Инеш" иҗат берләшмәсенең бакыйлыкка күчкән әгъзаларын, активистларны искә алуга багышланган иде.
Кызганычка каршы, коточкыч пандемия арабыздан бик күп талант ияләрен алып китте.
Искиткеч шигырьләр иҗат итүче, берничә китап авторы Фәния Мөнирова, Вәкил Белаловны, композитор, баянчы, шагыйрь, рәссам Рәзиф Тимергалиевны югалту бик авыр булды. Шуңа да сагынып, яратып, зур хөрмәт белән искә алдык без аларны.

«Безнең сүз»

2024 елның 2 апрелендә Канлы-төрки мәктәбендә шагыйрь - җирдәшләр, С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Хәким Габдрахман улы Гыйләҗев һәм Факиха Хадиевна Тугузбаева әсәрләре буенча
ел саен үткәрелә торган район яшь укучылар «Безнең сүз» конкурсы узды. Әлеге чараның максаты – балаларның әдәби-сәнгать әсәрләрен иҗади башкару осталыгын формалаштыру, уку культурасына кушылу, сәнгатьле уку сәнгатен популярлаштыру, якташ язучыларның иҗатына кызыксыну уяту.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS