Чакмагышларга чакматаштай эшләргә дә эшләргә әле.

Чакмагыш районы Тайняш авылы мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары булды. Чарага 13 татар теле укытучысы килде. Туган телебезне мәктәпләрдә укытуны саклап калу, халкыбызның зур мирасын киләсе буынга илтеп җиткерү мәсьәләсе, төрле оптимизация, әхлак әдәп күренешләре бик уйландырган чорда укытучыларның бергә җыелып фикерләшүе бик урынлы булды. Укытучылар иң элек заман таләпләренә җавап бирә торган , методик яктан да, тәрбияви яктан яхшы уйланылган дәрес карадылар. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсларында ике тапкыр катнашып, осталыгын белемен күтәргән, бүлешкән, утыз еллык эш тәҗрибәсе булган укытучы Сөләйманова Любовь Мәүлияр кызының әйтер сүзләре дә, күрсәтер эшләре дә җитәрлек.

“Герой” колхозын берләштергән өч авыл халкыбызга дүрт язучы, Бөек Ватан сугышыннда бер Советлар Союзы Герое,һәм тагын тыныч көннәрдә хәрби хезмәт вакытында су асты көймәсендә янгында иптәшләрен коткаруда күрсәткән фидакарьлеге өчен Вьетнам Республикасының Халык Герое исеменә лаек булган кешеләр биргән җир ул. Алар хакында мәктәптә оештырылган музейда укучылар бик эчтәлекле итеп сөйләп бирделәр. Шулай ук укучылар горурланып илебезнең данын чит җирләрдә дә таныткан, күп тармакларда намус белән эшләгән шәхесләр, укытучылар, үткән гасырның 60-нчы елларындагы йорт кирәк яраклары, солдат хатлары турында һәм башка истәлекләр белән дә таныштырдылар.

школьный музей

“Балачак иленә сәяхәт” музыкаль композициясендә дә укучылар үз сәләтләрен яраткан язучыларыбыз-шагыйрьләребезнең – Г. Тукай, А. Алиш, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин шигырьләрен, җырларын башкарып, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Юные певцы
Хор

Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше дә бик җанлы булды. Бу көнгә тәкъдим ителгән дәрес белән кичәнең уңай, фәһемле якларын барлаганнан соң, Балтач урта мәктәбе укытучысы Деникаева Айгөл Альберт кызы “Татар теле дәресләрендә кызыксындыру алымы буларак уен төрләре” темасына Мастер-класс күрсәтте.

Әлбәттә бу көндә, укытучыларның эшен активлаштыру, алда торган имтиханнарны оештыру, аттестация, мәсьәләләре дә каралды.

Район мәгариф бүлегенең ана телләрен укыту эшләрен оештыручы методист Вәлиева Халидә Фиргат кызы Имәнлекул (укытучысы Бигнова Айсылу Мәдих кызы), Иске Калмаш (Газизова Рәйфә), Үрнәк(Үлмәсова Гөлфия Фәндүз кызы) авылы мәктәпләренең районда гына түгел, республика күләмендә дә уңышларга ирешкән укучылары булуын атап китте. Ул: “Безнең татар теле укытучылары күп эшли. Шулай ук булган белемебезгә, тәҗрибәбезгә нигезләнеп республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләргә балаларыбызны әзерләп, бар мәктәпләрдән дә активрак катнашып үз эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтсәк иде”, – диде. Район методик оешма җитәкчесе буларак Любовь Мәүлияр кызы да: “Мәктәпләребездә татар телен укытуны дөрес оештыруның уңышы үзебездән тора. Талантлы балаларыбызның белем дәрәҗәсен күрсәтерлек бәйгеләрдә катнашып, башкаларның эшен үрнәк итеп куеп кызыклырак итеп эшләп калырга кирәк. Туган телен белгән бала гына башка телне дә яхшы өйрәнә, ул яхшы математик та, бар яктан да яхшы белгеч була, ә бары китап укыган кеше генә телне дөрес, матур итеп өйрәнә икәнлеген тормыш исбатлап тора. Балаларыбызны китап укырга өйрәтик!”, - дип бергә, киңәшләшеп эшләргә чакырды.

Общее фото

Миңа,Бөтендөнья татарлары конгрессы вәкиле, Башкортстан татарлары когрессының татар теле укытучыларына методик ярдәм итү бүлеге җитәкчесе буларак бу чарада катнашу мөмкинлеге булды.Үзләренең хезмәтләре белән халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керткән укытучыларга, Башкортстан татарлары когрессының рәхмәт хатлары, ә Тайняш урта мәктәбе китапханәсенә Бөтендөнья татарлары конгрессыннан җибәрелгән китаплар тапшырылды.

Район укытучылары каршында әле зур бурычлар тора: ата-аналар белән эш, баланың белем алуы һәм тәрбиясе өчен ана теленең ролен аңлату, аның белеменең нәтиҗәсен күрсәтү өчен һәр чарада активырак булу, заман таләпләрен өйрәнү , киләчәк өчен әхлаклы балалар тәрбияләү. Үз телен белгән, үз халкының үткәнен белгән кеше генә башкаларны хөрмәт итә, шундыйлар гына ныклы, бәхетле гаилә төзи. Ә гаиләсе нык булган дәүләтебез генә көчле булачак.

Гаскәрова Гөлүзә .