Башкорт Дәүләт Университетында 21 мартта “Туган як шигърияте” ярыш-кичәсе үтте.

“Туган як шигърияте”дип атала Башкорт Дәүләте Университеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының актлар залында үткәргән ярыш-кичә.

Проект җитәкчесе кафедраның татар теле укытучысы, методист, шагыйрә Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина. Ул :”Мондый конкурсны 4 нче ел рәттән үткәрәбез инде. Безнең бу чарада төрле югары уку йортлары талиплары катнаша.” “Башка еллардан аермалы буларак бу чарага без быел мәктәп укучыларын да җәлеп иттек” дип сүзгә кушыла кафедраның яшь укытучыларының берсе Ильмира Фәргать кызы Ибраһимова.

Ярыш таләпләре буенча катнашучылар туган республикабызда яшәп иҗат иткән татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятттан өйрәнеп видеороликка төшереп сайтка җибәргәннәр. “Нур “ театрыннан Башкортстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендәге 7 кешедән торган жюри эшләрне бәяләп, ярым финалга 17 талипнең чыгышын алган, ә укучылар арасында ярыш аерым төркемдә каралган. Тагын бер алым кызыклы. Чыгыш ясаучыларның исем, фамилиясеннән тыш кайсы югары уку йортыннан килгәнен жюри белмәде дә.

Ә. Атнабаев, М. Вафин, М. Кәбиров, Х. Мөдәрисова, Д. Булгакова, Р. Идиятуллин һәм башка билгеле шагыйрьләребезнең матур эчтәлекле, мәгънәле, көн кадагына суккан темаларны яктырткан шигырьләре сайлап алынган. Иң оста, сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрдән финалга 8 талип сайлап алынды. Икенче турда алар бөтенләй таныш булмаган шигырьләрне тиз арада оста, сәнгатьле, зәвык белән укыдылар. Шушы матур кичә-ярышта Маннапова Сөмбел гран при иясе булды. Ул конкурска Уфа сәнгать Академиясеннән килгән. Ә беренче урынны тамашачы сөюен яулаган медицина университеты талибәсе Гөлназ Хәбибуллина яулады. Ярышка килүчеләрнең географиясе ел саен арта бара. Бу көндә Стәрлетамак медицина көллиятеннән дә бер талибә килгән. Ә БДУның Стәрлетамак филиалыннан Шәрипова Гөлүсә мондый чарада өченче тапкыр катнашты. Аңа Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән “Иң халыкчан шигырь” номинациясе бүләге тапшырылды. Иң куанычлысы бу кичәдә Благовар, Краснокама, Чакмагыш районыннан килгән укучыларның алып килгән бүләк-шигырьләре булды.Бөек Татар шагыйре Габдулла Тукайның татар халкы турында “Халык зур ул, көчле ул, шагыйрь ул, “ – дигән тирән эчтәлекле сүзләре бар. Бу кичәдә катнашкан һәр укучы, талип, аларны әзерләгән укытучыларның бүгенге төрле технологик, материаль тормыш чыганаклары алга куелган чорда, әдәбятыбызны, шигъриятыбызны өйрәнеп монда килеп аралашуы зур куаныч, үзләренең таланты белән бүлешүе зур батырлык. Бу яшьләр киләчәккә халкыбызга, аның Тукайларының, Мусаларының, бүгенге чорының шатлыкларын, борчу-газапларын, уңышларын илтәсе, кайтарасы өметле буын.

Гөлүзә Гаскәрова, Башкортстан татарлары конгрессының
Татар теле укытучыларына методик һәм мәгълүмати ярдәм оештыру бүлеге җитәкчесе.