Уфада Тукайны искә алдылар

Бүген Уфада яшәүче татар шагыйрьләре Габдулла Тукай истәлегенә куелган тактаташка чәчәкләр салды, аңа багышланган шигырьләрен укыды.
Бөек әдибебез Габдулла Тукайны искә алу чаралары өч оешма – Бөтендөнья татарлары Конгрессының Башкортстан бүлекчәсе, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе һәм республикада татар телендә нәшер ителүче “Тулпар” әдәби-нәфис журналы редакциясе тарафыннан оештырылды.

Иң башта шагыйрьләр һәм галимнәр Уфаның Свердлов урамында, 1912 елда Тукай кунып киткән элекке “Сабах” китап кибете диварына эленгән тактаташка чәчәкләр салды. Филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировның кыска гына чыгышыннан соң, җыелучылар Уфа “Нур” татар дәүләт театрыбинасы каршындагы мәйданчыкка юл алды. Биредә тиздән Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак.

“Нур” театры каршында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, танылган каләм әһелләре Фәрит Габдерәхим, Халисә Мөдәрисова, Радик Хәкимҗан, Фәния Габидуллина, Руслан Сөләйманов һәм башкалар үзләренең милли шигырьләрен укыдылар, Тукай иҗатының бүгенге көн өчен әһәмияте белән уртаклаштылар.

Соңыннан җыелучылар Уфаның “Дуслык йорты”на, күренекле шагыйрә Халисә Мөдәрисованың иҗат кичәсенә юл тотты.