4 декабрьдә Красная Горка мәдәният йортында Зиннур Насыйбуллин исемендәге район шигъри конкурсы үткәрелде

4 декабрьдә Красная Горка мәдәният йортында Зиннур Насыйбуллин исемендәге район шигъри конкурсы үткәрелде. Районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар нәфис сүз бәйгесендә катнашты. Конкурска килгән укучылар ихлас күңелдән чыгыш ясады. Шигърият дөньясының нинди мавыктыргыч, нинди бөек, нинди илаһи икәнен исбатлады алар.

Шигърият кичәсен үткән елда Гран-при яулаучы Венер Морзаголов ачып җибәрде. Бәйгедә күбрәк кызлар катнашса да, малайларның тик асыллары булуы шатландырды. Аларның һәркайсысы үзен нәфис сүз остасы буларак танытты. Быел да егетләлебез сынатмады- иң яхшы шигырь сөйләүче исемен Байгилде мәктәбе укучысы Айнур Ибрһимов яулады.