“Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” шәһәр конкурсының соңгы этабы узды

18 декабрь көнне Уфа шәһәренең 159нчы мәктәбе бинасында “Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” шәһәр конкурсының соңгы этабы узды. Конкурс кысасында “Укытуда яңа трендлар“ дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Башка предмет укытучылары белән беррәттән абруйлы комиссия алдында 65нче татар гимназиясеннән Заһитова Гүзәл Миртимер кызы һәм 84нче татар гимназиясеннән Идрисова Эльвира Мәлихан кызы да сынау тотты. “Укыту процессында яңа трендлар мәктәпләрдә нинди таралыш алган”, “Заманча укыту шартларында мәктәп – укучы – ата-ананың үзара мөнәсәбәте" кебек сорауларга җавап эзләп, алар да фикер алышуда актив катнаштылар.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Ногманова Альмира Әфтах кызы да жюри составында булды.