Уфада “Без Гафурины укыйбыз – 2018” Халыкара нәфис сүз конкурсының финалы үтте

2019 елның 4 гыйнварында Уфа шәһәренең М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә “Без Гафурины укыйбыз – 2018” Халыкара нәфис сүз конкурсының финалы үтте. Конкурс “М.Гафури – ХХI гасыр” мәдәният фонды” Региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылды. Финалда Башкортстанның Туймазы, Сибай, Октябрьский, Күмертау шәһәрләреннән, Краснокама, Гафури, Күгәрчен, Миякә, Ярмәкәй районнарыннан, шулай ук Чувашстаннан, Македония, Эстония, Белоруссия, Болгария һәм Чехия илләреннән 100дән артык кеше катнашты. Конкурсның йомгаклау өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы Вәкиллеге исеменнән Касимова Чулпан Ришат кызы чыгыш ясады һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.