115 енче балалар бакчасында "Аулак өй" уены үтте

Бу көннәрдә Башкортостанда кан кардәшләребез Татарстан республикасы көннәре үтә. Башкалабызның 115 енче балалар бакчасында "Ак калфакның" урындагы оешмасы халкыбызның күп гореф гадәтләрен чагылдырган "Аулак өй" уенында катнашты. Балаларның саф татар телендә жырлары, Г. Тукай, М. Жәлил әсәрләренә театрлаштырылган тамаша шак каттырды. Сәлимә Гамир кызы Зиянгирова житәкчелегендәге балалар ансамбле "Ләйсән" яңа өйрәнгән жырларын башкарды. Баларның "Туган тел" жырын өлкән буын кешеләре белән рәткә басып жырлавы дулкынландырмый калмады.башкортостан Татар Коннрессыннан, "Сәхипжамал" оешмасыннан, район китапханә житәкчеләре жылы сүзләр әйтеп үтте.
Бакча житәкчесе Людмила Вирфель житәкчелегендә тәрбиячеләр уннан артык жиһалау әйберләрен үз куллары белән эшлэгәннәр. Музыка бүлмәсе нәкъ авыл өенә әйләнгән. "4-5 яшьлек балалар өчен әкият иле дә, телне өйрәнү дә, тәрбия чарасы да була безнең бердәм эшләү", дип йомгаклады чараны "Ак калфак" житәкчесе Рамилә Әхтәмова.