Татарстан Президентының рәхмәт сүзе

2019 елның Башкортстан татарлары өчен иң зур вакыйгаларының берсе - Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу. Ничәмә еллар татар җәмәгатьчелегенең бу һәйкәлне ачырга дип тырышып йөргәннәре, ниһаять, тормышка ашты.
Уфада Г.Тукайга һәйкәлне ачуда зур өлеш керткәннәрнең берсе - Уфа шәһәре Советының "Патриоты России" фиркасының депутаты Артур Хаҗигалиев булды.
Башкортстан татарлары конгрессы Казанга иганәченең бу зур ярдәмен билгеләп үтәргә дип мөрәҗәгать итте.
Күптән түгел Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев Уфага килеп, Артур Валерий улы Хаҗигалиевка Татарстан Республикасы президентының рәхмәт сүзен тапшырды.
Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертүе өчен Артур Хаҗигалиевка рәхмәт сүзен җиткерә.
Башкортстан татар конгрессы да бу рәхмәт сүзләренә кушыла һәм "Патриоты России" фиркасының депутатына киләчәктә дә Башкортстан халыкларының дуслыгын ныгытуында үз өлешен кертер дип ышанып кала.
Мәгълүмат шулай ук http://patriotrusrb.ru/node/569 сайтында бастырылган