Башкортстанда халыкара туган тел көнендә алты телдә диктант язу оештырыла

Башкортстанда халыкара туган тел көнендә алты телдә диктант язу оештырыла. 21 февральдә Башкорт дәүләт университетында һәм Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетында теләгән һәркем туган телләрендә диктант язып карый алачак дип хәбәр итә Башинформ.

Туган телдә диктант язу чарасы якшәмбе мәктәпләрендә, педагогия көллиятләрендә дә узачак. Республика районнары да бу чарага кушыла, аерым алганда, Башкортстанның 49 районында җирле татар мохтариятләре татар телендә диктант язуны оештырырга ниятли диелә.
https://www.azatliq.org/a/30434747.html