27 февраль көнне татар әдәбияты классигы, язучы һәм драматург Шәриф Камалның туган көне.

Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев 1884 елның 27 нче февралендә элеккеге Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва Республикасының Рузаевка районы) Татар Пешләсе авылында мулла гаиләсендә туа. Ләбәжә һәм Түбән Пешли мәдрәсәләрендә белем ала. 16 яшендә атасы белән ачуланышып, Петербург-Казан тимер юл төзелешенә китеп урнаша.

Аннары Истанбулдагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуын дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф Каһирәгә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күрә 1905 елда Рәсәйгә әйләнеп кайта.

Петербургда яшәүче абыйсы Гыймади Байгилдиев белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан «Нур» газетасында хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда “Садә" (“Аваз”) исемле шигырьләр мәҗмугасы дөнья күрә.