Туймазы районы мәктәпләре арасында Халыкара туган тел көненә багышланган агитбригадалар конкурсы үтте

Узган атнада Туймазы районы мәктәпләре арасында Халыкара туган тел көненә багышланган агитбригадалар конкурсы үтте.

Бәйгенең "Хәтерлибез, саклыйбыз" турында укучылар үзләренең сугышта катнашкан якташлары турында сөйләде. "Гаиләм ядкаре" этабында сугыш җырлары яңгырады, балалар гаилә архивларында кадерләп сакланган медальләр, патефон, солдат костюмы кебек әйберләрнең тарихы белән таныштырды.

Сәнгатьле уку конкурсында сугыш кырларында батырларча көрәшкән данлыклы татар әдипләре М.Җәлил, Ф. Кәрим һ.б. шигырьләре яңгырады.

Финалга Чокадыбаш, Югары Бишенде, Төмәнәк авыллары, Туймазы шәһәренең 4нче санлы мәктәбе чыкты, һәм "Туган телгә мәдхия җырлау" турыннан соң Югары Бишенде авылы укучылары җиңү яулады.

(Мәкаләнең эчтәлеге белән Туймазы шәһәреннән Индира Латыпова уртаклашты.)