Быел җәйгә Башкортстанда зур чара планлаштырылган

2020 елны Уфада һәм башка шәһәр-районнарда 18 июльдән 1 августка кадәр, Башкортстан ике атнага уникаль театральләштерелгән мәйданчыкка әвереләчәк, анда дөньяның 60тан артык иленнән өч меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык һөнәрчелеген, ашларын, костюмнарын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтү өчен берләшәчәк. Шул ук вакытта фестивальгә килүчеләр читтән күзәтүчеләр булып кына калмыйлар, төрле интерактив гамәлләргә дә актив кушылачаклар – халык уен коралларында уенны үзләштерә, гадәти булмаган милли ризыкларны татып карый, төрле халыкларның традицион сәнгатенә өйрәнә алачаклар.