Быел ТАССР оешуының 100 еллыгы билгеләнә. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында Русия Федерациясенең федераль округ һәм регионнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасы уза. Эстафетада Улан-Удэ, Кострома, Владивосток, Находка кебек шәһәрләр катнашты.
12 март көнне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын тапшыру Башкортстанда – Уфа шәһәрендә. Тантана Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Программада официаль чыгышлар, Башкортстанның татар шагыйрьләре, “Нур” театры артистлары катнашлыгында концерт.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Башлана 11:30 сәгатьтә театрның Кече залында.
Керү ирекле.