Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Көнүзәк мәсьәлә итеп оешмаларның эш планы үтәлүе алынды һәм җитәкчеләрне борчыган сораулар каралды. Шулай ук Башкортстандагы вәкиллекнең җитәкчесе Альфред Дәүләтшин оешмаларның гомум эш планы белән таныштырды. Чарада Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимовта актив катнашты. Очрашуның төп сәбәбе Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллекнең яңа офисын ачу тантанасы иде.
Яңа эш урыны котлы булсын!