ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Башкортстанга да килеп җитте.

Эстафетаны тапшыру тантанасы Уфа «Нур» татар дәүләт театрында үтте. Бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар бинага керү алдыннан Габдулла Тукай һәйкәленә бергәләп чәчәкәләр салдылар.
Бәйрәмне “Нур” театры артистлары ачып җибәрде. Чара официаль чыгышлар, Башкортстанның татар шагыйрьләре иҗаты белән танышу, “Нур” театры артистлары катнашлыгында күркәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев агымдагы елның зур юбилейлары турында искәртеп узды. Бөек Җиңүнең 75-еллыгы бәйрәм ителүен, олы яшьтәге әби-бабайларыбызны хөрмәтләп рәхмәтле булырга кирәклеген ассызыклады һәм Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовны Конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале һәм Г.Тукай сурәте төшерелгән сәгать белән бүләкләде.
ТАССР флагында Башкортстанның символик билгесе үз урынын алды. Һәм татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләренә флагны йөртергә мактаулы хокук бирелде. Бу мәртәбәле вазифаны Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимов та башкарды.
Башкортстанда иҗат итүче татар шагыйрьләре: Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова, Земфира Муллагалиева, Рәфига Усманова, Ләйсән Якупова шигырьләре белән чараны бизәде.
Татарстан вәкилләре Башкортстанга кыйммәтле бүләкләр белән килгән иде. Hyundai H1 машинасы Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллегенә бүләк ителде. Ford транзит микро-автобусы Төмәнәк татар тарихи-мәдәни үзәгенә тапшырылды.