Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесе дәвам итә

Һөнәри осталыкка конкурс Башкортстан башкаласының 65нче һәм 84нче Татар гимназияләре базасында үтә.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” һөнәри бәйгесендә республиканың Бәләбәй, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә, Кырмыскалы, Дүртөйле, Тәтешле, Мәчетле, Краснокама, Балтач, Яңавыл районнары мәктәпләреннән 16 укытучы катнаша.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсы үзендә берничә этапны берләштерә. 17 – 19 февраль көннәрендә, читтән торып үткәрелгән турда жюри укытучыларның шәхси сайтларының эчтәлегенә бәя бирде, аларның педагогик кейс биремнәрен хәл итү осталыгын тикшерде.

10 мартта бәйгечеләр Уфага җыелды. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда алар 65нче һәм 84нче Татар гимназияләренең укучылары катнашлыгында дәрес өлгесе һәм сыйныфтан тыш чара күрсәтергә тиеш иде.

10-11 мартта бәйге Уфаның 65нче татар гимназиясе базасында узды. Биредә Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясеннән Резеда ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Нуриман районының Красная Горка мәктәбеннән Рәмилә ГЫЙЛЬВАНОВА, Әлшәй районының Нигъмәтулла мәктәбеннән Гөлчәчәк КӘБИРОВА, Нефтекама каласының 10нчы мәктәбеннән Галия КОРБАНОВА, Кырмыскалы районының Иске Шәрәй мәктәбеннән Рәгинә МӨЛЕКОВА, Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә ХӘЛФӘТУЛЛИНА – җәмгысе 7 укытучысы сынау узды.

Калган конкурсантлар өчен “сират күпере” бүген Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан 84нче Татар гимназиясендә башлана. 12 мартта алар көн буена дәрес өлгесе, 13 мартта сыйныфтан тыш чара күрсәтәчәк.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш. Икенче тур 14 мартта узачак.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең өчесе үтәчәк. Алар шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче “Халык алдында лекция” һәм “Фикер алышу” сынауларыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга республика, Уфа хакимияте вәкилләре, Башкортстанның Мәгариф министры белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. Ел укытучысының исеме 17 мартта игълан ителергә тиеш.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри составына Башкорт дәүләт университеты, аның Стәрлетамак бүлекчәсе, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтының тәҗрибәле укытучылары кергән. Аны филология фәннәре докторы, профессор Илшат НАСЫЙПОВ җитәкли.

Бәйгечеләргә уңышлар телибез!

Автор: Илдус Фазлетдинов