Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде

112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Владимир Путин указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үзенең постында хәбәр итте:
“Бүген — Русия Президенты тарихи гаделлекне тергезгән көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Сугыш тәмамлангач та бу үтенеч белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүчеләр кебек үк. 1958 елда Семен Буденный үзе дә язган. Ел саен тиешле структураларга хат артыннан хат киткән, әмма барлык мөрәҗәгатьләр дә катгый нормативларга тап булып, ул үтәлми калган...
Без барыбыз да балачактан легендар Миңнегали Шәйморатов исемен беләбез. Аның биографиясе искиткеч. Бер генә киносценарист та мондый язмышны яза алмас иде — геройларча, маҗаралы һәм, бер үк вакытта, шулкадәр фаҗигале дә.
СССРның бөтен армиясенә ике хәрби бүлекчәдә генерал Шәйморатов дивизиясендәге кебек күләмдә Советлар Союзы Геройлары булган. Бу атлылар фашистларга куркыныч тудырган. Шул исәптән аларның соңгы походында да. Шәйморатов дивизия байрагын коткарып калган төркем белән бергә чигенсә, исән кала алыр иде. Тик ул соңгы көрәшне һәм төп көчләре белән бергә үлемне кабул итүне өстен күрә... Аның батырлыгы озак еллар тиешенчә бәяләнмәде, чөнки һәлак булу шартлары билгеле түгел иде, ә регламент буенча алар билгеләнергә тиеш.
Һәм менә хәзер Русия Президенты Башкортстанның берничә буынының омтылышын хуплады. Һәм, искәрмә ясап, карар кабул итте. Миңнегали Шәйморатов бүген Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде.
“Салават токымы чигенә белми", – дигән генерал Шәйморатов, үз көрәшчеләрен һөҗүмгә күтәреп. Һәм без дә бирешмибез. XXI гасыр эпидемияләре алдында да, мәкерле дошман алдында да".

Фото:bashinform.ru
Мәгълүмат "Кызыл таң" гәзите сайтыннан алынды.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова